Уфа урамында аю баласына тап булганнар
Кичә Шакша бистәсенең Высоковольтная урамының 16-20 санлы йортлары тирәсендә аю баласы йөгереп йөрүен күргәннәр. Уфалылар, моны күреп, коткаручыларга хәбәр иткән. Анда Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, Уфаның эзләү-каоткару отряды тиз арада килеп җитәләр.